24 апрель көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Г.Р. Хафизова 7нче бакчаның татар теле тәрбиячесе В.Р.Нуриева белән берлектә “Тукайны укып үсәбез” дигән әдәби кичәүткәрделәр.
Татар халык шагыйре Г.Тукайның 132 еллыгына багышланган кичәдә китапханәче, слайдлы презентация аша,әдипнең балачагы, иҗаты белән, “Тукай иленә сәяхәт”дигән күргәзмә белән таныштырды.
Балалар Г.Тукай шигырьләрен сәхнәләштерделәр. “Бала белән күбәләк”неГалиева Әдилә һәм Шакирова Сәйдә, “Гали белән кәҗә”не Шәяхмәтов Динар һәм Гайсова Саша, “Кызыклы шәкерт”неГригорьев Радмир һәм Корбанов Тимур, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен Иванова Катя һәм Фәйзуллина Эмилия сәхнәләштерделәр. 14 нче группа балалары уйнаган “Су анасы” әкиятенең видеоязмасын карау,кечкенә артистларның осталыгына сокландырды.
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)