Бөек шагыйрь Г. Тукайның туган көне уңаеннан башлангыч класс укучылары Бәзәкә китапханәсенә “Тукай кайта язлар белән” дигән әдәби бәйрәмгә җыелдылар.
Тукайның биографиясен кыскача искә төшереп киткәннән соң “Г.Тукайның иҗатын беләсеңме?” дигән мини-викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче Ф.Башарова укучыларны
“Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын” дип аталган китап киштәсендәге китаплар белән таныштырды һәм балаларга укырга тәкъдим итте. Кичәнең соңгы өлеше Г.Тукайның мәсәлләрен укуга багышланды. Шагыйрь мәсәлләрендә икейөзле, надан, ялкау, мактанчык кешеләрне сүрәтли, шуның белән укучыга тырыш, сабыр, эшчән булырга,олыларны хөрмәт итәргә үгет-нәсыйхәт бирә. Кичәдә катнашкан укучылар тагын бер кат шушы хакыйкатьне күңелләренә салып киттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)