Чернобыльнең мәңгелек кайтавазы

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

1986 нчы елның 26 апреле кешелек тарихына иң куркыныч, иң хәтәр көннәрнең берсе булып кереп калды .Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык Җир шарын үлем сөременә төргән ул дәһшәтле көнне кешелек дөньясы онытам дисә дә оныта алмас иде. Күпме хәсрәт, газаплы үлем, ачы кайгы белән өтелгән ул апрель төне.

Тарих битләрендә кара мөһер калдырган мондый дәһшәтле көннәр турында күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар булу максатыннан Камай авылы китапханәсендә “Чернобыльнең мәңгелек кайтавазы ” исемле хәтер сәгате уздырылды.

Документаль фактларга нигезләнеп эшләнгән презентация ярдәмендә шул чорга  сәяхәт ясалды, чарага килгән һәркем шул еллардагы  хис-кичерешләре  белән уртаклаштылар.

Күпме еллар узса да  ,Чернобыльнең кайтавазы әле озак вакыт яңгырап, үзе турында искәртеп торыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International