Без Тукайлы халык

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Табигать яшәргән, яңарган вакытта без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри хәтерен барлаган көннәр бу.

26 нчы апрельдә Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. укучыларны “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби кунакханәгә чакырды.

Тәкъдим ителгән уенда катнашып, балалар шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Серле сандык һәм фотосүрәтләр бүлегендә үзләре өчен кызыклы мәгълүмат алдылар. Түбән Кама шәһәрендәге Тукай паркына  виртуаль сәяхәт укучылар өчен кызыклы булды.

Габдулла Тукайның иҗат җимешләре вакыт сынауларын үтеп укучыларны бүген дә үзенә җәлеп итә. Аның шигырьләре халык күңелендә озак яшәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International