Халыкны экология мәсьәләләре кызыксындыра

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Шәһәрдә экология мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү узды.

 

 

ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – Татарстан Республикасының тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров халык сорауларына җавап бирделәр.

Очрашу барышында эчә торган су сыйфаты, Түбән Кама сусаклагычында балыклар санының кимүе, телвизион вышкаларның, антенналарның кеше организмына йогынтысы, шәһәр базары территориясендә макулатура җыюны оештыру, Бәзәкә һәм Камайда эчә торган суның сыйфаты турында сораулар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International