"Казан ЭКСПО" Россиянең күргәзмә комплекслары бишлегенә керергә дәгъва кыла

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Идел буендагы иң зур күргәзмә үзәге 2019 елның августында WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәк.

 «Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәге федераль чаралар саны буенча Россия күргәзмә комплекслары бишлегенә керергә дәгъва кыла. Бу хакта күргәзмә комплексының рәсми материалларында хәбәр ителә.

Идел буендагы иң эре һәм Россиядә зурлыгы ягыннан икенче урынны биләгән «Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәге 2019 елның августында WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәк.

«Юллар 2018» халыкара күргәзмәсе «Казан ЭКСПО» мәйданчыгында үткәрелгән тәүге чара булды. «Казан ЭКСПО» материалларыннан күренгәнчә, күргәзмә үзәге ел саен 500дән артык конгресс чарасы уздырырга ниятли.

«Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәге төзелешенә беренче таш 2015 елның мартында салынды. 75,8 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләгән корылма Казан аэропорты янында сафка бастырылды. Комплекс өч күргәзмә павильонын, 3 мең урынлы конгресс-холлны һәм 30 конференция залын үз эченә ала.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/18/173651/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International