Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. 5-6 сыйныф укучылары өчен “Китап турында нәрсә беләсез” исемле китапханә дәресе уздырды.
Китапханәдә китап сайлаганда укучылар авырлыкка очрамасын өчен китапханәче балаларны китап төзелеше белән таныштырды. Китапның барлыкка килү тарихына сәяхәт ясалды .Элекке вакытларда ташка, агачка, металга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар. Аннары пергамент уйлап тапканнар, ләкин тиредән эшләнгән пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган.
Китап-кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе булган. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!
.jpg)
.jpg)