Сәйтәк авылы клубы хәбәр итә

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

27 нче октябрь көнне Сәйтәк авылы клубында төрле яшьтәге балалар өчен ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан “Комсомол туган көн бар иде” дип исемләнгән әнгәмә булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларга компьютер презентациясы аша октябрятлар, пионерлар һәм комсомоллар турында сөйләде. “Комсомол булу зур дәрәҗә иде, ул оешмага керүчеләргә пионер галстугын салдырып, комсомол значогын тагалар, ВЛКСМ дип язылган иде анда. Искә ала торган хатирәләр байтак, укырга керүгә октябрят буласың, аннан зурлап пионерга алалар, кызыл галстук тагып көзге алдында әйләнү - зур горурлык. Син - пионер. Әйбәт уку, җәмәгать эшләрендә катнашып очып йөрүләр. Һәр уңышыңны күреп сөенгән укытучылар һәм сине лаеклы булсаң, комсомолга алалар. Павел Корчагиннар үрнәк. Күңел алгысынган, яңа җиңүләргә, коммунизм төзергә җилкенгән чак. Идеология бар вакыт. Комсомол исемен лаеклы йөртүчеләр партиягә кабул ителәләр, коммунист буласың! Менә шундый заманда яшәп, шулай тәрбияләнгән балалар без,-дип искә алды Ясминур Галиевна узенең комсомол билетын балаларга күрсәтеп”. Кара-каршы әнгәмә азагында бергәләп комсомол җырларын тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International