2018 елда Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел тула. Комсомоллар илебез куәтен арттыруда, яңа шәһәрләр һәм завод-фабрикалар төзүдә, яңа җирләр ачуда катнаштылар. Комсомол сафлары бик күп яшьләр өчен чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булды. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә “Комсомол – минем үткәнем” исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм викторина әзерләнде.
Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Китапханәгә килгән һәркем бу бәйрәм белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты. Инде күп еллар узса да, алар комсомолда узган яшьлек елларын хәтерлиләр әле. 29 октябрь - Комсомол туган көн яшьлеген комсомол белән бәйләгән һәркемнең, гомумән, безнең барыбызның да иң күңелле бәйрәмнәренең берсе булып кала бирә, чөнки аның горурланырлык кешеләре һәм эшләре бар.
.jpg)
.jpg)