30 нчы октябрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан "Гаепләнгәннәр, хөкем ителгәннәр, акланганнар" дип аталган хәтер сәгате үткәрделәр.Чарада катнашучылар күргәзмә әсбаплар белән таныштылар,репресия корбаннары турында язылган китаплардан өзекләр укыдылар һәм мондый афәтләрнең яңадан кабатланмавын теләделәр.




