Комсомолда үткән еллар

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

29нчы октябрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан "Комсомолда үткән еллар " дип аталган тарихи сәгать үткәрделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.А. шулай ук Кудрина Г.Р., Зинатуллина Р.М. үзләренең комсомол сафларында үткән яшьлек еллары хатирәләре белән уртаклаштылар. Китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире комсомолның тарихы һәм күргәзмә материаллар белән таныштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International