Шомлыеллар хәтирәсе

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

1991 елдан башлап 30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССР да барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күрә, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга Магадан, Колыма, ГУЛАГ лагерьларына озатыла һәм гомерләре киселә. “Халык дошманы” алганнарның якыннары да төрле түбәнсетүләргә, кыерсытуларга дучар ителеп яши. Бәзәкә китапханәчесе Ф.Башарова мәктәптә үткәрелгән хәтер сәгатендә укучыларга әнә шулар турында сөйләде.

Репрессиягә эләккән язучылар И.Салахов, драматург К.Тинчурин, шагыйрь Х.Туфан язмышын тагын бер кат искә төшерде, “Беспокойная память России” дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштырды һәм укырга тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International