30 октябрь көнне Татар Тәкәше авыл клубында чираттагы иҗат сезоны ачылды. “Җомга көн кич белән” авыл үзешчәннәре бергә җыелып күңел ачтылар. Кич буе җыр-моңнар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. “Гөлләрем” вокал ансамбленең һәр чыгышын тамашачылар түземсезлек белән көтеп алды. Юмористик миниатюралар тормыштагы проблемаларны күтәрде.
“Үзәкләштерелгән клублар системасы” директоры Р.Фәрхетдинова үзешчән сәнгаттә актив катнашучыларга дипломнар, рәхмәт хатлары тапшырды.




.jpg)
.jpg)
.jpg)
