Абалач авылында "Көзге моңнар"

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

“Үзәкләштерелгән клублар системасы” иҗат төркеме Абалач авылында “Көзге моңнар” дигән концерт программасы белән чыгыш ясады. Абалачта яшәүчеләр җырчылар Флера Халикова, Анна Костина, Татар Тәкәше авыл клубының  “Гөлләрем” вокал ансамбле чыгышларын алкышларга күмделәр. Төрле уен коралларында Данияр Кәбиров уйнаган көйләр тамашачыларны битараф калдырмады. Ә Тәкәш үзешчәннәре Нуриева Мансура белән Муллахмәтова Лилия ханымнар тәкъдим иткән юмористик миниатюраны тыңлап, зал рәхәтләнеп көлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International