Сәйтәк авылы яңа иҗат сезонын концерт-тамаша белән ачты.

2018 елның 2 ноябре, җомга

30 нче  октябрь көнне Сәйтәк авыл клубы яңа иҗат сезонын  “Авыл клубының бер көне ” дип исемләнгән кызыклы тамаша - концерт белән ачып җибәрде. Бу көнне бәйрәмебез кунаклары авыл клубында  нинди юнәлешләр буенча эш алып барылуы белән таныша алдылар. Тамашачылар хозурына иҗади рәвештә төрле яшьтәге балаларның , шулай ук әниләр һәм бәбиләр клубларының эшчәнлеге курсәтелде. Авыл клубы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге авылдашлар белән дә тыгыз элемтәдә эшләүләрен  күрсәттеләр.   Авыл клубы мөдире Я.Г.Гизатуллинаның  Сәйтәк авылының тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларына багышлап чыгарылган “Сугыш урлаган балачак” исемле җыентыгы  тәкъдир ителде. Чарада җыентыкның геройлары  һәм аларның балалары да  катнашты. Аларга китаплар бүләк ителде. Тамашачыларга бүләк итеп, Пелагия Андреевна “Сәйтәк көен” җырлады.  Кичә бию һәм җыр түгәрәкләренең иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм азагында үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар   Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International