Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

4 нче ноябрь көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыклар Бердәмлеге көненә багышлап, "Халыклар һәм традицияләр" дигән тема астында күңелле һәм файдалы чара үткәрделәр. Әлеге кичәгә, көзге ял вакытында  "Теремкәй"  лагерена йөрүче балалар мәктәптән кунак булып килде. Кичә бик оешкан төстә узды. Башта балаларга  бәйрәм турында видеоязма күрсәтелде. Китапханәче Розалия  Яраханова әзерләгән мастер- класс, мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина уткәргән тренинг балалар күңеленә хуш килде. "Гармония" оешмасына йөрүче балалар әле үзләренең законнарын да кабул иттеләр. "Бердәмлектә- көч" дигән мәкаль әлеге чарага нокта куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International