4 нче ноябрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Шатлыкта да , кайгыда да бергә без " дип аталган дуслык кичәсе уткәрделәр. Тойгуҗа авылында төрле милләт халкы иңгә -иң куеп, дус -тату гомер кичерәләр, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Кичә удмурт, татар, рус халкының җыр - биюләре белән күңелле үтте.


