4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә “Төрле-төрле милләт булсак та, илебез безнең бер” исемле тарих дәресе уздырылды.
Укучыларга тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләренең бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат итүе турында сөйләнде. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
.jpg)