Менделеев этник сукмаклары.
С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда беренче район яшьләр форумы узды. Форум ТР Конституциясе һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Проект районның актив яшьләрен җыйды. Менделеевлыларны район башлыгы В.Чершинцев сәламләде. Шулай ук В.Чершинцев “Яратам сине, Татарстан ” район бәйгесендә катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Форум дүрт мәйданчыкта үз эшен алып барды. Чарада этник туризм, милли аш-су, авыл туризмы буенча сораулар каралды. Кунакларны форум азагында сюрприз көтте: милли көйләргә флешмоб оештырылды. Яшьләр тагын җыелышырга сүз бирделәр.