14 нче ноябрь көнне Песәй авылы мәдәният йорты иҗат сезонын "Бәхет юллыйбыз! " дип исемләнгән концерт программасы белән ачып җибәрде. Бу көнне тамашачылар арасында Песәй авылы халкыннан тыш, Бәзәкә, Турай, Тат.Тәкәш, Тойма авылларыннан да күп кенә концерт яратучылар килгән иде. Үзешчән артистлар үзләренең һәр чыгышын йөрәк җылысын биреп, иҗади якын килеп башкардылар. Концертның исеменнән күренгәнчә, матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле сәхнәләштергән күренешләр, нәфис сүз аша тамашачыга бәхет юлланды. Концертка килгән һәр кеше бәхет төшенчәсенең никадәр купкырлы икәненә инанды. Һәр чыгыш, шул исәптән, балалар башкарган номерлар да көчле алкышларга күмелде. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Владимировнаның концертны югары бәяләве, һәр катнашучыга тапшырган рәхмәт хатлары ямь өстенә ямь булды. Ә оештыручылар, халыкны матур итеп ял иттерә алулары белән горурланып, үзләренчә бәхетле иде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)