Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 23 ноябре, җомга

21 ноябрь көнне Татар китапханәсендә 1нче урта мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары “Шәвәли шуклыгы” дигән әдәби сәгатьтә катнаштылар.   /Укытучылары  Ганиева А.С./

Татарстанның Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга ия булган Шәүкәт Галиевкә 20 ноябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. Ул балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән мәгълүм шагыйрь. Шәүкәт Галиев тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта. Бигрәк тә Шәвәли образы аша сурәтләгән төрле хәлләр кызыклы балаларга. Укучылар, китапханәче тәкъдим иткән китаплардан Шәвәли турында шигырьләрне укыдылар, видеоязмада тыңладылар. Шәвәли шуклыклары турындагы викторина сорауларына җаваплар таптылар. Мәктәп балалары китаплар алыштырып, яңа журналлар белән танышып, китапханәдә вакытларын бик файдалы үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International