Шәвәли шуклыклары

2018 елның 23 ноябре, җомга

20 нче ноябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә "Шәвәли шуклыклары" дип аталган әдәби кичә оештырылды.

Китапханәче китап укучыларны Шәүкәт Галиевнең тормышы, иҗаты белән таныштырды. Шагыйрьнең "Әткәйгә хат" әсәрен укып киттеләр. Бу әсәрдә ул сугыш еллары авырлыгын, ятимлек ачысын чагылдырса, аның башка шигырьләрен укып, Шәвәли образында халыкның зирәклеген, шуклыгын, төрле хәлләрдә дә югалып калмавын күреп елмаерга мәҗбүр булдылар. Шагыйрьнең балалар өчен язган "Көләч көзге", "Шәвәли Шуклыгы" китапларындагы шигырьләрнең юмор хисе аша да тәрбияли алуына тагын бер инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International