Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрь көнне  Сәйтәк авыл клубында Әниләр көне уңаеннан “Ана дигән хәзинә” исемле бәйрәм кичәсе булды. Әниләрне бәйрәм белән котларга Набиева А.Н. җитәкчелегендә Бәзәкә урта мәктәбе укучылары килде. Алар әниләргә үзләренең җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Шулай ук Сәйтәк авылы китапханәчесе Данилова Е.И.  викторина сораулары аша укучыларның  һәм бәйрәм кунакларының  тапкырлыкларын, зирәклекләрен тикшерде.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. “Ромашка” уены аша әниләргә  “Җәза бирешле” уены уздырды. Укучылар белән беррәттән  алар да җырладылар, биеделәр. Килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм кичәсе җанлы җылы атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International