Җир йөзендә иң изге зат - әнидер ул

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

23 ноябрь көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби клубы утырышы Әниләр көненә багышланды.

Кичәдә барлык әниләр хөрмәтенә җылы котлау сүзләре әйтелде, матур җырлар яңгырады. “Әдәбиятта – Ана образы” дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплардан шигырьләр, чәчмә әсәрләрдән өзекләр укылды. “Ядкарь” әдәби берләшмәсенә йөрүче Гөлсем Фардеева, Гөлниса Евдокимова, Диләрә Хуҗина шигырьләре тыңланды. 7нче бакчадан килгән Алия Рәхмәтуллина катнашучыларныәниләргә багышланган шигырьләре беләнсөендерде. Һәркем үз күңелендә йөрткән әни булу хатирәләре, үз әнисе турындагы истәлекләр белән бүлеште. Кичә бик җылы аралашу белән үтте, алдагы утырышның темасы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International