Камай авылы китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Ноябрь аенда без әниләр көнен билгеләп үтәбез. Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр!  Бу бәйрәм уңаеннан Камай авылы мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре ​тарафыннан әзерләнгән ял кичәсе үткәрелде.Бу көнне иң матур шигырьләр һәм җырлар әниләр өчен яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International