Камай авылы мәдәният йортында клуб сезоны ачылды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

28 нче ноябрь көнне Камай авылы мәдәният йорты, клуб сезоны ачылу уңаеннан, авылдашларны “Капка төбендә” исемле җырлы –уенлы тамаша карарга чакырды.

Ике күршенең яшьлекләрен сагынудан башланып киткән тамаша , яшьләрне дә үз эченә бөтереп алып, ялкынлы җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр, татар халкының уеннары белән дәвам итте.

 Концертка килгән һәр тамашачы  сәхнәдә барган күренешләрне күңеленнән кичерде.Йөрәк җылысын биреп, башкарылган чыгышлар көчле алкышларга күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International