Коктейль кичәсе

2018 елның 30 ноябре, җомга

24 ноябрь көнне Сәйтәк авылы клубында “Коктейль кичәсе” узды.

Кичәгә авылыбызның төрле яшьтәге тамашачысы җыелды. Тихоново авылы мәданият хезмәткәре Григорий Галкин килгән кунакларны, якынлашып килүче Әниләр көне белән тәбрик итеп, үзенең җырларын бүләк итте. Шул ук вакытта коктейль ясау серләрен сөйләп һәм бу эчемлекнең килеп чыгу тарихын да тамашачыларга җиткерде. Шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы хәрәкәтчән уеннар һәм башваткычлар тәкъдим ителде. Ярышларда катнашучылар призларга лаек булдылар. Һәр килгән тамашачы үзе теләгән коктейльны татып карау бәхетенә иреште. Бәйрәм кичәсе дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International