Бүләкләүләр

2018 елның 30 ноябре, җомга

Эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Валерий Чершинцев “2018 елда ТР муниципаль берләшмәләрендә Россия пенсионерлар союзының иң яхшы җирле бүлекчәсе” республика бәйгесендә беренче урын өчен дипломны җирле бүлекчәгә тапшырды.

Рәис Розия Бикметова “2018 елда ТР муниципаль берләшмәләрендә Россия пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе лидеры” дипломы белән билгеләнде.


– Лаеклы бүләк, – дип билгеләде Валерий Сергеевич. – Республиканың барлык бүлекчәләре арасында яхшылардан булу зур хезмәт күрсәтүне белдерә.
Р.Ахунов фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International