Илнәт юидчылары юлларда куркынычсызлык турында искә төшерделәр

2018 елның 30 ноябре, җомга

Куркынычсызлык атнасы кысаларында Илнәт мәктәбендә Бөтендөнья юл-транспорт хәлендә һәлак булганнар истәлегенә багышланган чара узды.

Укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналары өчен ЮИД отрядларында катнашучылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында сценка күрсәттеләр, юлларда тәртип кагыйдәләрен белүнең мөһимлеге турында сөйләделәр, бу һичшиксез, балалар һәм өлкәннәр арасында хокук бозуларны һәм тән җәрәхәтләренең кимүенә этәргеч бирәчәк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге начальнигы Флюра Гыймаева җыелганнарны юлларда куркынычсызлык проблемаларына, зыян күрүчеләрнең кайгылы статистикасына, ата-аналарның балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булуларына игътибарны юнәлдерде.

 Катнашучылар юл-транспорт хәлендә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Мәгариф Идарәсе методисты Алина Шәймәрданова юидчыларны Флюра Гарафетдинова белән бергә актив катнашуларына рәхмәт белдерде һәм балаларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар һәм канцтоварлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International