Көз

2018 елның 30 ноябре, җомга

2 ноябрьдә 2018г. Ижевка  балалар бакчасында музыка җитәкчесе Минһаҗева Г. Р., тәрбиячелэр Нурисламова И. Ф. һәм Самушкина Е. М. җитәкчелеге астында урта һәм өлкәнрәк-әзерлек төркемнәрендә көзге бәйрәмнәр үтте.  Балаларга кунакка чибәркәй  Көз  килде. Балалар аңа матур җырлар багышладылар, шигырьләр сөйләделәр,  зонтиклар белән  бию курсәттеләр. Уртанчылар төркемендә балалар Көз эйткән биремнәрне үтәп,  Гномикка югалган баш киемен эзләргә ярдәм иттеләр. Зурлар төркемендә котелмәгән кунак Убырлы-Карчык Көзне сихерләп куып чыгарды,  уңышы җыелмый калгач, узенен ялгышканын аңлады, ләкин инде соң иде. Әмма безнең игелекле һәм хезмәт сөючән балалар, әлбәттә Убырлы-Карчыкка  уңышны җыеп алырга һәм урманны тәртипкә кертергә булыштылар. Шуннан соң Убырлы Карчыкка Көзне кире кайтарырга, гафу утенергә  туры килде. Бәйрәм ахырында Көз баларга тәмле алмалар өләште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International