Балаларның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, ноябрь аенда, Камай төп гомуми белем мәктәбендә “Сак бул! Көзге бозга ышанма!” дигән девиз астында профилактик чаралар уздырыла. Сыйныф җитәкчеләре ,фән укытучылары дәресләрдә әңгәмәләр оештыралар,әти –әниләр белән аңлату эшләре алып баралар.Укучылар “Бозда сак булырмын!” дип аталган рәсем конкурсында актив катнаштылар. Мәктәптә куркынычсызлык кагыйдәләрен даими искә төшереп тору максатыннан махсус почмак төзелгән .Бу почмакта балалар өчен куркынычсызлык кагыйдәләре урын алган. Кагыйдәләрне үтәгез! Исән- имин булырсыз!