29 ноябрь көнне Бәзәкә авылы “Ләйсән” балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар бакчасы мөдире Галимова С.Ф. залда утыручы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләде!
Әниләр көне-изге традициягә әйләнгән һәм һәрберебез тормышында аерым урын алып торучы дулкынландыргыч һәм якты бәйрәм.Кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Закирова Д.М. һәм музыка җитәкчесе Гизатуллина Я.Г. белән бергә әниләргә зур бәйрәм әзерләделәр. “Әни белән бергәләп” дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар биюләр башкардылар. Әниләре белән бергә түгәрәк уеннары, күңелле ярышларда бик теләп катнаштылар.Бәйрәм бик җылы дустанә атмосферада узды.