“Әниләр көне” бәйрәме

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бәйрәм алдыннан балаларның әниләре тарафыннан ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. “Балачак планетасы” бакчасында ел саен билгеләп үтелүче Әниләр көне традициягә әйләнеп бара. “Кәрләләр” төркеме балалары, тәрбиячеләр һәм музыкаль хезмәткәр белән берлектә, әниләргә бик күңелле бәйрәм бүләк иттеләр. Бәйрәм программасы уеннар, җыр-бию һәм шигырьләргә бай иде. Зур кызыксыну белән “Әниләр көне”нә багышланган презентацияне карадылар. Анда балалар, яраткан әниләренә, матур, ягымлы сүзләр әйтәләр. Бәйрәм азагында, балалар, үз куллары белән ясаган бүләкләрне әниләренә тапшырдылар. Бәйрәм бик куңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International