Совет чорында ГТО хәрәкәте бик популяр икәнлеген бөтен халык белә. “Хезмәткә һәм оборонага” әзерлекне тикшерү өчен 2014 елны рссиялеләргә зур мөмкинчелек бирелде. Шул вакытта РФ Президенты указы нигезендә безнең илдә яңа ГТО комплексын өйрәнү буенча эш башланды.Ул 3 этапка бүленгән. 2014-2015 елларда аерым бер төбәкләрдә мәктәп укучылары арасында үткәрелеп каралды. 2016 елның ахырына кадәр аерым бер төбәкләрдә барлык укучылар һәм төрле халык төркемнәре арасында уткәрелде. Ә 2017 елның 1 январенннан ГТО, Россиядә яшәүче барлык халыклар арасында үткәрелә башланды.
13 ноябрь көнне 11 нче балалар бакчасы эшчеләре “Хезмәткә һәм оборонага әзер” спорт хәрәкәтенә кушылдылар. Бу спорт чарасы “Химиклар” спорт сараенда үткәрелде. Безнең команда, хәрвакыттагыча үзенең бертөрле киемнәрдән булуы белән калганнардан аерылып торды. Тәрбиячеләребез барлык сынауларныда авырлыксыз җиңеп чыктылар һәм тиешле нормаларны үтәделәр. Без спортны сөябез.