“Әкият”

2018 елның 30 ноябре, җомга

29 ноябрь көнне 2 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында тәрбиячеләре арасында “Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча иң яхшы тәрбияче” район күләм конкурсы үтте. Конкурста шәһәребез балалар бакчаларыннан барлык тәрбиячеләрдә катнашты. Конкурста катнашучы тәрбиячеләр: портфолио, визитная карточка, мастер-класс, дидактик материалны күрсәтү буенча сынаулар үтәргә тиеш иделәр. Безнең балалар бакчасын беренче категорияле тәрбияче Христофорова Елена Юрьевна тәкъдим итте. Ул барлык сынауларны да тиешенчә үтәп грамотага лаек булды. Без аны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International