“Тоз - искиткеч ачыш”

2018 елның 30 ноябре, җомга

23 ноябрьдә “Умка” зурлар төркемендә “Тоз - искиткеч ачыш” дип аталган шөгыль курсәтелде. Шөгыльнең максаты: тоз һәм аның үзенчәлекләре турында балаларның күзаллауларын формалаштыру.

Балалар Белмәмешкә булыштылар, аның өчен без башта, тоз турында белү өчен, тоз музеена сәяхәт кылдык. Аннан соң тоз белән төрле кызыклы опытлар үткәрү өчен иң кызыклы урын - лабораториягә юл алдык. Шөгыль ахырында балалар, төрле төстәге тозлар ярдәмендә үзләренең кәефләрен кәгазьгә төшерделәр һәм әниләр көне уңаеннан әниләренә бүләк иттеләр.

Балалар мондый ачышлар ярдәмендә тозның иң мөһим нәрсә генә түгел, э ачышлар, иҗат өчен кызыклы материал икәнендә белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International