27 ноябрь көнне безнең тәрбиячеләр МБУ ПВПК “Патриот” ка сәяхәт кылдылар һәм анда пневматик винтовкадан ату буенча үзләренең көчләрен сынап карадылар.
Трибой Семён Александрович бу сынауны үтү буенча инструкция үткәрде һәм ничек эшләргә кирәклеген аңлатты. Атуны 10 метр аралыктан, утырган килеш башкардык. Бу нормативны үтәү төгәллеге винтовканы дөрес итеп төзәүдән тора. Без 3 тапкыр атып карарга һәм 5 ату исәбе үткәрергә тиеш идек. Бу сынауны уңышлы үттек һәм бик күп уңай эмоцияләр алып кайттык