Барыбызга да ХСӘ кануннарын үтәргә, шундый чакырылыш барлык мәктәпкәчә яшьтәге оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә яңгырады. Нәрсә соң ул ХСӘ? Хезмәткә һәм сакларга әзер! Бу карарны үтәргә икенче “Әкият” балалар бакчасы хезмәткәрләре дә үзләренең мөдирләре Галина Легошина белән бергәләп кушылдылар. Шәһәрнең спорт залында бәйрәмчә рухта ХСӘ кануннарын тапшыра башладылар. Үзләренең тәрбиячеләрен балалар да куәтләп чыктылар. Тәрбиячеләре белән бергәләп балалар да, аларның әти-әниләре дә районда беренчеләрдән булып ХСӘ кануннарын тапшырдылар.