Әни диеп язып куйдым.
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз! Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга!
26 нчы ноябрь икенче “Әкият” балалар бакчасында әниләр көненә багышланган кичәләр узды. Зурлар төркемендә балалар белән аларның әниләре сәламәт яшәү кануннарын искә төшереп спорт бәйрәме үткәрделәр. Аларга төрле кызыклы ярышларны, уеннарны спорт инструкторы Йосыпова И.И. әзерләгән иде. Барлык әниләр дә, балалар да бу бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
Ә мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары үзләренең әниләренә көтелмәгән бүләк ясадылар. Башта балалар әниләрен үзләренең җырлары, биюләре белән сөендерсәләр, соңыннан әниләргә дә чират җитте. Алар да балалар каршына чыгып такмаклар җырларга тиеш булдылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Бәйрәне тәрбияче Спиридонова О.Д. һәм музыка белгече Будник И.Б. әзерләделәр.