“Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче” район бәйгесе

2018 елның 30 ноябре, җомга

29 ноябрь көнне икенче “Әкият” балалар бакчасында балаларны юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча  тәрбиячеләр арасында бәйге узды. Анда сигез балалар бакчасыннан тәрбиячеләр катнашты. Бу бәйгедә тәрбиячеләр шушы тема буенча үзләре турында сөйләделәр, балалар белән шөгыль үткәрделәр, дидактик уен белән таныштырдылар. Икенче, алтынчы, җиденче балалар бакчасыннан килгән тәрбиячеләр җиңүчеләр булдылар. Барыгызны да җиңүегез белән тәбриклибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International