13 ноябрь көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең район методик берләшмәсе утырышы булып узды. Семинарның темасы: «Белем бирү оешмасында проектлаштыру, нәтиҗәле тәрбия эшчәнлеген кертү һәм бәяләү» (1нче мәктәп мисалында). Районнан килгән сыйныф җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен ачык сыйныф сәгатьләре һәм мастер-класслар үткәрелде. Мастер-классларны Ф.Ә.Ибәтуллина һәм М.А.Гыймазетдинов күрсәтте. Мастер-классларда ата-аналар җыелышларында кулланылган кызыклы эш алымнары белән таныштырдылар. Ачык сыйныф сәгатьләрен түбәндәге сыйныф җитәкчеләре үткәрде: А.Н.Иванова, О.М.Кайманова һәм А.А.Галиева. Барлык сыйныф сәгатьләре бу уку елында 1нче мәктәп базасында тормышка ашырыла торган «белем бирү оешмасында проектлау, нәтиҗәле тәрбия эшчәнлеген бәяләү» методик кулланманы апробацияләү нигезендә күрсәтелде. Сыйныф сәгатьләре һәм мастер-класслар катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.