16 ноябрь көнне 1 нче урта мәктәптә «КЭС-Баскет» буенча муниципаль этап тәмамланды. Мәйданчыкта финалга чыккан командалар очрашты. Уен нәтиҗәләре буенча, 1 нче урта мәктәп укучылары командасы, 2 нче урта мәктәп командасын җиңеп, 1 нче урынны яулады! Кызлар командасы икенче урынны алып, призер булдылар. Команданы физик культура укытучысы Л.В.Попова әзерләде. Командаларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз!