Әниегезне котларга онытмагыз.

2018 елның 30 ноябре, җомга

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без ел саен Әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Күпләребез әниләренә җылы сүзләр әйтәме? Безгә начар булган вакытта гына искә төшермибезме? Бәлки, туган көннәрендәдер, ә калган көннәрдә? Күптән түгел бу көн - Әниләр көне сизелмичә үтте, календарьда да ул күптән түгел генә пәйда булды. Әни булу җиңелме? Юк. Бу иң авыр хезмәт. Чөнки әни баласының физик халәте өчен генә түгел, ә аның күңеле өчен дә җавап бирә бит. Бәйрәм алдыннан 1нче мәктәп укучылары район үзәк хастаханәсе катнашында "әниеңне котларга онытма» дигән акция үткәрделәр. 5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре О.Н.Денисова, Г.А.Гайнетдинова) шәһәрдәшләргә чакыру-белешмәләр, суыткычка куела торган магнитлар тараттылар. Акцияне оештыручылар Менделеевск районында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе бөтенроссия иҗтимагый оешмасы” җитәкчесе Марат Гыймазетдинов, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Людмила Ярославцева, үзәк хастаханәнең баш табибы Оксана Бахматова билгеләп үткәнчә «...тормышыбызда яраткан беренче кеше - әлбәттә, әни. Бу мәхәббәт, иң табигый һәм риясыз, без гомер буе аны үзебез белән йөртәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International