Кулланучылар хокукларын яклау буенча Олимпиада.

2018 елның 30 ноябре, җомга

1 ноябрь көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасының финалы узды. Олимпиада өч турдан торды. Беренчесе тестларны үтү дистанцион иде. Икенче турда балаларга иншалар-эссе язарга кирәк иде. Нәтиҗәләр буенча финалга республиканың 13 районыннан 84 укучы чыкты, шул исәптән Менделеевскидан 27 укучы. Беренче мәктәп базасында йомгаклау өченче этабы үткәрелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов, район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров укучыларны сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Алга таба 8-11 сыйныф укучыларына төрле биремнәр тәкъдим ителде: язма рәвештә тест үткәрү, кулланучылар хокукларын бозуга бәйле конкрет тәкъдим ителгән хәл буенча претензия төзү һәм әңгәмә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International