4 ноябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә "Кванториум» балалар технопаркының "Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге муниципаль белем бирү учреждениесе базасында «Лаборатор химия анализы»компетенциясе буенча JuniorMasters стандартлары буенча төбәк чемпионаты узды. Бу 14+ категориясендә, 1 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары Ульяна Кузнецова һәм Максютин Антон. Алар химик тикшеренүләр нәтиҗәсендә суның катылыгын билгеләделәр. Катнашучыларның эшләрен квалификацияле экспертлар бәяләделәр. Безнең укучылар У.Кузнецова һәм А.Максютин 14+ яшь категориясендә җиңүче булды. Үзләренең Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Яшел Үзән , Менделеевск районнарыннан булган көндәшләрен артта калдыра алдылар. Команданың җиңү шатлыгын аларның җитәкчесе, 1 нче мәктәпнең химия укытучысы С. Е.Шәрәфетдинова бүлеште.