19 ноябрьдә Казан һәм республика районнарыннан 600дән артык мәктәп укучысы “Уңышка юл” дигән һөнәри юнәлеш бирүче бәйрәм кунаклары булды. Бәйрәмнең максаты-укучыларны КНИТУ да укыту һәм фәнни эшчәнлек мөмкинлекләре белән таныштыру булды. Кызыксынган тамашачылар университет турында видеоролик карадылар. Булачак студентларга һөнәри карьера перспективаларын күрсәтү һәм иң яхшыларны бүләкләү иде. 1 нче мәктәп директоры А.М.Степанов «Мәктәп-партнер» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.