Гаилә фотохроникасы

2018 елның 30 ноябре, җомга

2018 елның 23 ноябрендә 1 нче урта мәктәптә, 5 нче сыйныф укучылары (җитәкчесе Г.А.Гайнетдинова) Менделеевск районында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе бөтенроссия иҗтимагый оешмасы” җитәкчесе Марат Гыймазетдинов, район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, 1 нче мәктәп директоры урынбасарлары Эльвира Колобанова һәм Людмила Ярославцева сыйныф сәгатендә катнаштылар.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы - кешелек тарихында иң якты сәхифәләрнең берсе. Совет халкының барысы да дошманны ватып, туган җиреннән куып чыгару теләге белән бергә колачлана. Бөек Җиңүгә юл озын һәм бик авыр булды.  Бу юлны ахырына кадәр үтәр өчен безнең халыктан какшамас ихтыяр көче һәм каһарманлыккирәк була. Бу хакта 5 нче сыйныф укучылары үзләренең Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан туганнары турында сөйләделәр.

Акцияне оештыручылар Марат Гыймазетдинов, Людмила Сорокина, Эльвира Колобанова, Людмила Ярославцева, Гүзәл Гайнетдинова... «Бөек Ватан сугышы чорындагы гаилә фотосурәтләре архивын булдыру, Россия халкының бәһассез байлыгын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, аның ярдәмендә бүгенге көндә яшәүче сугыш ветераннары үз хезмәтләрен, яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыра алачак», - дип билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International