«Яшь туган якны өйрәнүчеләр» мәктәп лагере

2018 елның 30 ноябре, җомга

7 нче мәктәп базасында Көзге каникуллар чорында 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр «яшь туган якны өйрәнүчеләр»мәктәп  лагере эшләде. 1 - 6 нчы сыйныф укучылары ял итте. Лагерьның максаты-ял итү генә түгел, иҗади фикерләүне үстерү, физик үсешне ныгыту да. Балалар үзләренең интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрделәр, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Лагерь эше барышында 7 нче мәктәп территориясе, Спорт залы, уен һәм түгәрәк бүлмәләре кулланылды.

Тәрбиячеләр тарафыннан лагерьда булган барлык яшьтәге укучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, алты көнгә эш планы эшләнде. Барлык чаралар да куелган максат һәм бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән иде.

Лагерьда тәрбия эше түбәндәге юнәлешләр буенча алып барылды:

1. Лидерлык сыйфатларын үстерү өчен шартлар тудыру («Күңелле ноткалар» музыкаль сәгать, Әкияттә кунакта «әкият туры»);

2. Сәламәтләндерү эше өчен шартлар тудыру һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International