«Без төрле, әмма без бергә» дигән беренче район яшьләр форумы

2018 елның 30 ноябре, җомга

6 ноябрь көнне Гассара исеме мәдәният йортында  халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Без төрле, әмма без бергә» дигән беренче район яшьләр форумы узды. Проект районның актив яшьләрен җыйды. Форумда 7 нче мәктәпнең яшь педагогы Пантелеева К. Е. һәм 10 нчы сыйныф укучысы Набиуллина Алинә катнашты. Менделеевлыларны район башлыгы В. Чершинцев сәламләде. Валерий Сергеевич ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылган «яратам, сине Татарстаным» нәфис сүз осталары район конкурсында катнашучыларны бүләкләде. 7 сыйныф укучысы Вәлиева Ралина үзе язган шигырен башкарган өчен җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International