Әниләр көне! Әниләр көне-җылы, гузәл бәйрәм.Әниләргә күпме яхшы сүзләр әйтмәсен, алар беркайчан да артык булмас.Шул уңайдан 25 ноябрь көнне Сәйтәк авылы мәдәният йортында әниләр, әбиләр чакырылган иде.Мәктәп укучылары концерт программасы әзерләделәр,анда әниләрне һәм әбиләрне күңелле җырлар,биюләр, шигырьләр белән сөендерделәр.